Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 19:25

Ялган хәбәрләрне күп тараталар. Ышанмагыз!

Социаль челтәрләрдә Уфага керү-чыгу юлларын ябу турында язалар.

Социаль челтәрләрдә Уфага керү-чыгу юлларын ябу турында язалар.
Бүген республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән брифингта халыктан коронавируска кагылышлы килгән бик күп сорауларга җавап бирде белгечләр. Килгән сорауларның күбесе социаль челтәрләрдә таралган Уфага керү-чыгу юлларын ябу турында иде.
Чарада катнашучылар бу хәбәрнең ялган булуын әйтте. - Республика эчендә юллар ябылмый. Шул ук вакытта 30 марттан илгә керү- чыгу юллары ябыла. Кайбер очракта гына гражданнар башка төбәкләргә чыга алачак, - диде чарада катнашучылар.
Моннан тыш, белгечләр башка ялган хәбәрләрнең дә киң таралуын билгеләде. Атап әйткәндә, изоляцияләнгән кешеләрнең авыр шартларда яшәве, авыруларның газаплануы турында күп видеороликлар тарала.
- Авырулар табибларның даими контролендә. Алар үзләрен яхшы хис итә. Шул ук вакытта, изоляцияләнгән кешеләр дә игътибар үзәгеннән төшми. Без аларга барып йөрибез. Аларның кайберләре, киресенчә, үзләре үк барысы да яхшы икәнлеген әйтә.
Уфада, мәсәлән, күптән түгел чит илдән кайткан ир ишегенә үк моның турында игълан язып элгән.
65 яшьлек бер хатын безгә килмәскә, аны балалары азык-төлек белән даими тәэмин итүен әйтте. "Балалар кирәк-яракны ишек алдында калдырып китә. Мин беркем белән дә аралашмыйм. Үзем республикага кайткач та изоляциягә киттем, шулай булгач, берсен дә чирләтмәячәкмен. Зинһар, минем минем өчен борчылмагыз!" - диде ул.
"Ялган хәбәрләргә ышанмагыз!" - диде чарада республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ленара Иванова.
Читайте нас: