Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 20:40

Вирус имбирьдән курка, имеш

Шуңа да микән аны кибетләрдән алып беткәннәр?


Башкортстанлылар (башка төбәкләрдә ничектер) зәнҗәбилгә (имбирь) хакларның нык артуы турында хәбәр итә. Дөрес булса, моңарчы бер килосы 300 сум тирәсе торган бу тамырның бәясе 5000 (!) сумга җиткән.

Аны бүген бер кибеттә дә (шикәр кушып киптерелгәнен дә) табып булмый диләр. Бүген халык бу тамырны нинди хакка да сатып алырга әзердер кебек. Гомумән, карабодай ярмасы белән бәдрәф кәгазеннән башланган хәлләр хәзер аерым-аерым азык-төлеккә, җимешкә, даруларга кагылышлы дәвам итә. Кем нәрсә ишетә, шуны эләктереп калырга тырыша. Социаль челтәрләрдә күрсәтелгән видеоролик кибеттә кибеп яткан имбирь тамырларын да алып бетерергә мәҗбүр иткән. Чиратта чәй содасы ди...

“Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума”, дигәндәй, кешеләр бүген таҗлы вируска каршы нинди генә чараның тәгаен генә ярдәм итүен белмәсә дә, саклану чараларын күрергә тырыша. Әмма һәр очрактагы кебек, чир иммунитеты көчле кешене алдыра алмый. Тик бер кибеттән икенчесенә нидер эзләп чапканда инфекция йоктыру ихтималлыгы зуррак түгелме икән? Бүген иң көчле дәва – өйдә утыру!

Зәнҗәбилнең иммунитетны ныгыту сәләте булуы турында без “Өмет”тә, “Сихәт” кушымтасында язган идек инде. Безнең киңәшне кулланмаганнар бүген кибеткә чабадыр, мөгаен. Организмны шифалы үсемлекләр, үләннәр белән даими тукландырып торырга кирәк шул...

Башкортстанлылар даруханәләрдә парацетамол булмавын да белдерә.
Читайте нас: