Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 16:32

“Утырам мин өйдә, утырам!”

Безнең халык бигрәк ваемсыз шул...

Чит илләрдән кайткан Башкортстан халкы тикшерүче органнарга шундый гадәти булмаган “хатлар” яза икән. Мөрәҗәгатьләрен алар ишеккә беркетеп куйган. Шундый бер мөрәҗәгатьнең фотосы социаль челтәрләрдә пәйда булган.
Хәтерегезгә төшерәбез, үзаллы изоляциядә булырга тиешле гражданнарны көн саен Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр, Хезмәт һәм халыкны социаль министрлыклары хезмәткәрләре өйдәме-юкмы икәнлекләрен тикшереп йөриләр. Мондый йорт (фатир) саен йөрүләр карантин режимын үтәмәү очракларын ачыклар өчен булдырылган. Карантинны бозучыларга протокол языла һәм штраф билгеләнә.
Мисал өчен, 36 яшьлек бер ир Грузиядән кайткан һәм үзе хакында поликлиникага да хәбәр итмәгән, “кайнар линия”гә дә шалтыратмаган, үзен-үзе изоляцияләмәгән, кыскасы, гадәти тормыш рәвеше алып барган. Һәм 23 мартта обход вакытында ул өйдә булмаган. Аңа штраф билгеләнгән.
Тагы бер кагыйдә бозучылар — 80 һәм 81 яшьтәге ирле-хатынлы пенсионерлар. Әйткәндәй, өлкәннәр өчен бу инфекция аеруча куркыныч тудыра. Моңа карамастан, Германиядән кайткан бу өлкән пар санитар медиклар киңәшләренә колак салмаган. Алар да штрафка тарттырылган.
Кызганыч, безнең халык бигрәк ваемсыз...
Акылга килегез, җәмәгать! Мәсьәлә бик җитди. Саклану чараларын күрегез, киңәшләрне төгәл үтәгез һәм өйдә утырырга тырышыгыз.
Сәламәт булыгыз!
Читайте нас: