Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 02:05

Уртак эш өчен

Уфа бизнесмены өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар ташуда транспорт белән ярдәм итәргә теләк белдерде.

Уфа бизнесмены өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар ташуда транспорт белән ярдәм итәргә теләк белдерде.

Берничә автосалоннар хуҗасы Андрей Шмергельский видеомөрәҗәгатьтә өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә транспорт белән ярдәм итәргә әзер булуы турында игълан итте.

Искәртеп узабыз, Башкортстан хакимияте 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өй карантинын үтәргә һәм коронавирус пандемиясе чорында урамга чыкмаска киңәш итте.

Моннан тыш, Шмергельский компаниядә ашыгыч ярдәм автомобильләренә һәм махсус транспортка техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге турында фикер алышулар баруы турына әйтте. Барлык ярдәм гадәттән тыш хәл вакытында бушлай күрсәтеләчәк.
Читайте нас: