Шәһәрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү элеккеге дәрәҗәдә башкарылачак, – диләр мэриядә.
Уфа, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның соңгы төзәтмәләрен исәпкә алып, югары әзерлек режимын кертү турындагы Указны үтәүгә керешә, дип хәбәр итте беренче вице-мэр Салават Хөсәенов.
"Указның барлык нигезләмәләре дә эшкә алынды. Шул ук вакытта шәһәрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү элеккеге дәрәҗәдә башкарылачак. Барлык ресурс оешмалары эшли, җылыту сезоны дәвам итә. Бу катлаулы чор шәһәрлеләр өчен уңайсызлыклар тудырмаячак. Әлбәттә, эшләүчеләрнең иминлеге өчен максималь чаралар булдырылачак", - диде Салават Хөсәенов.