Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 17:08

Төнге клубта “карантинга каршы кичә” үткәргәннәр

Әмма бәйрәм озакка бармаган.

Кичә, 28 мартта, Уфаның төнге клубларының берсендә “карантинга каршы кичә” үткәрмәкче булганнар.
Һәм бу — республика Башлыгы Радий Хәбировның коронавирус инфекциясе таралу куркынычы уңаеннан игълан ителгән югары әзерлек режимы хакындагы указына карамастан. Указга ярашлы, төнге клублар, эшчәнлеген дискотекалар һәм башка күңел ачу чараларын үткәрүне туктатырга киңәш ителә.
Күңел ачу озакка бармаган. Легаль булмаган кичәне полицейскийлар туктаткан. Җыелган кунаклар тиз арада таралыша башлаган, ә клуб җитәкчеләренә хокук саклаучы органнар алдында җавап тотарга туры килгән. Аларга зур күләмдә штраф яный.
Читайте нас: