Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 03:15

Русиядә коронавирустан 7 кеше үлгән

Шуларның берсе - күрше төбәктән.

Мәскәүдә коронавирус инфекциясеннән тагы бер пациент үлгән - пневмония белән чирләгән 69 яшьлек хатынның гомере өзелгән.
Шулай итеп, илебез башкаласында әлеге мәкерле вирустан үлгән бишенче кеше бу. Моны оператив штаб мәгълүматларына таянып, “Интерфакс” хәбәр итә.
Гомумән алганда Русиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар арасында үлемнәр саны 7 очракка җитте. Аларның бише – Мәскәүдә, берсе — Санкт-Петербургта, һәм тагы берсе Ырынбурда теркәлгән. 7 кешенең 5е соңгы 24 сәгать эчендә якты дөнья белән хушлашкан.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Русиянең 62 төбәгендә барлыгы 1264 кешедә коронавирус авыруы ачыкланган. 49 пациент тулысынча савыккан. Илнең барлык төбәкләрендә дә югары әзерлек режимы кертелгән, күпләп кешеләр җыела торган чаралар күчерелгән, аерым оешмаларның эшчәнлеге чикләнгән.
Читайте нас: