Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 02:30

Радий Хәбиров: Без сезне шаккатырачакбыз әле

Социаль челтәрләрендә язган постында төбәк җитәкчесе шулай дигән.

Радий Хәбиров йогышлы авырулар хастаханәсен төзүгә әзерлек барышы белән танышты.

Хастаханә тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән бер катлы комплекс булачак. Объект тиз төзелә торган модульле конструкцияләрдән гыйбарәт.

Йогышлы авырулар клиник-диагностика үзәге 80 бокстан торачак, шулар исәбендә 62 бер урынлы һәм 18 реанимация бүлмәсе булачак. Аерым биналарда - хезмәткәрләр өчен тулай торак, санитар транспортны эшкәртү мәйданчыгы, чистарту корылмалары һәм резерв туклану чыганаклары, котельный һәм кислород станциясе урнаштыру планлаштырыла.

Проект җитәкчесе Дмитрий Дудко әйтүенчә, сайланган проект бәясе югалтуларсыз диярлек, кирәк булган очракта, объектны теләсә кайсы урынга күчерергә мөмкин. Ә коронавирус эпидемиясе тәмамланганнан соң, барлык җиһазларны башка хастаханәләрдә кулланырга була. Моннан тыш, модульле конструкцияләрне куллану форс-мажор ситуациясе килеп туган очракта йогышлы авырулар үзәген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә шулай ук бу сәфәр турында хәбәр итте. “Яңа хастаханә төзү турында карар кабул иттек. Ул башланды инде. Һәм без сезне төзелеш вакыты белән шаккатырачакбыз”, – дип язды.
Читайте нас: