Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 12:06

Безнең илдә коронавирус иң югары ноктасына кайчан җитәчәк?

Русиядә әлегә коронавирус йоктыруның 1264 очрагы теркәлгән.

Русиядә коронавирус таралуының иң югары ноктасы бер айдан килеп җитәргә мөмкин. Бу хакта НСН каналы эфирында медицина фәннәре докторы, Нью-Йорк фәннәр академиясе әгъзасы Анатолий Альштейн хәбәр итте.
“Бәлки, бераз соңрак. Руиягә пандемия акрын килә. Тик, дөресен генә әйткәндә, Италиядә дә 3-4 атна элек хәлләр ул кадәр җитди түгел кебек иде. Ә менә хәзерге вакытта анда — чын һәлакәт”, — дип билгеләде белгеч.
Альштейн фикере буенча, илдә кертелгән чикләү чаралары коронавирус инфекциясе таралу тизлеген киметергә ярдәм итәчәк.
“Ул чаралар уңай тәэсир итәр дип уйлыйм. Кешеләр бер-берсеннән барыбер күпмегәдер ераклаша. Чир күзлегеннән караганда бу инфекция таралуын бераз туктатырга ярдәм итәчәк”, — дип исәпли Альштейн.
Шул ук вакытта белгеч ешрак ялгызы саф һавада йөрергә киңәш итә.
Бүгенге көндә коронавирус йоктыручылар саны иң күбе АКШта теркәлгән — 120 мең кешедән артык “таҗлы чир”не үз иткән. Әмма инфекция корбаннары саны буенча Италия лидер булып исәпләнә. Мәгълүмат чаралары 10 меңнән артык кеше гомере коронавирус аркасында өзелгән дип яза. Саннар коточкыч, әлбәттә. Хәтта ышануы да бик читен.
28 март мәгълүматларына ярашлы, Русиядә коронавирус йоктыруның 1264 очрагы теркәлгән.
Читайте нас: