Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 22:30

Башкала халкын кисәтеп

Уфа урамнары буйлап шәһәр хакимиятенең халыкка мөрәҗәгатен яңгыратучы автомобильләр йөри.

Уфа урамнары буйлап шәһәр хакимиятенең халыкка мөрәҗәгатен яңгыратучы автомобильләр йөри. Тавыш көчәйткеч аша үзара аралашу һәм активлыкны мөмкин кадәр киметергә, бик нык кирәк булмаса фатирлардан чыкмаска дигән чакыру яңгырый. Шәһәр хакимиятендә “Башинформ”га хәбәр итүләренчә, мондый автомобильләр башкаланың барлык районнарында да йөри. Моның өчен Гражданнар яклау идарәлегенең 8 транспорт чарасы кулланыла. Алар кичке тугызга кадәр шәһәрне әйләнәчәк. Якын көннәрдә машиналарның санын артырырга планлаштыралар.
Читайте нас: