Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 март 2020, 16:55

Арта бит, җәмәгать, арта!

COVID-19 диагнозлы кешеләр саны күбәйгәннән-күбәя. Башкортстанда алар күпме?

COVID-19 диагнозлы кешеләр саны арта...
Рәсми мәгълүматлар сәламәтлегебезгә карата битараф калырга форсат бирми. Оператив мәгълүматлар буенча, 29 мартка Русия буенча коронавирус йоктыру очрагы 1534 кешедә расланган.
Иң күп авыручылар саны Мәскәүдә -1014 һәм Мәскәү янында (112), Санкт-Петербургта (42), Свердловск өлкәсендә (24) һәм Кырымда теркәлгән (20).
Вирус илебезнең 65 төбәгендә таралып өлгергән.
Кызганычка каршы, 8 кеше җан тәслим кылган. Аларның алтысы — Мәскәүдә, Санкт-Петербургта - 1, Ырынбур өлкәсендә -1.
64 кеше савыгып чыккан.
Башкортстанда, «Стопкоронавирус.рф» сайты белдерүенчә, 5 авыру теркәлгән. Бу бүгенге көнгә тагын бер кешедә коронавирус раслануын аңлата.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, 28 мартта 13 сәгатькә Башкортстанда коронавируска шик белән стационарда 92 кеше булуы мәгълүм иде. Аларның 14 балигъ булмаган үсмерләр.
Ул вакытта Башкортстанда 4 кешенең COVID-19 белән авыруы расланган иде. Ул дүртнең берсе шулай ук үсмер.
Соңгы – бишенче очракта ачыкланган авыру турында шулар билгеле: ул 15 мартта Франциядән кайткан студент егет. Моңа кадәр үзаллы изоляциядә яшәгән. Үзендә авыруның клиник билгеләрен тоймаган. Бүгеннән ул дәвахәнәдә. Хәле әйбәт. Башкортстанның гигиена һәм эпидемиология Үзәгенең баш табибы Анна Казак белдерүенчә, республикада 4293 биоматериал тикшерелгән.
Бөтен авырулар да Уфаның инфекция дәваханәсенең бокс бүлегендә. Алар үзләрен әйбәт хис итә, дәвалау шартлары да яхшы, дип белдерәләр.
Читайте нас: