Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 18:12

Яман вирус тамыр җәя

Башкортстан стационарларында коронавируска шикләнелүчеләр саны 92 кешегә кадәр арткан.

28 мартта Башкортстанда коронавируска шикле 92 кеше, шул исәптән 14 бала стационарга урнаштырылган.

Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин көн саен үткәрелүче брифингта белдерде.
Статистика әледән-әле үзгәреп тора. Диагнозы расланмаган кешеләр өйләренә кайтарыла, алар урынына башкалары килә, дип белдерде министр.

Башкортстан буенча COVID-19 авыруы расланган чирлеләр саны, элеккечә дүрт кеше, алар арасында - бер бала. Барлык пациентлар да Уфа шәһәренең йогышлы авырулар дәваханәсенең бокс булегендә дәвалану узалар. Аларның бүгенге хәле канәгатьләнерлек, диләр табиблар.
Читайте нас: