Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 19:10

Уфада юлларны дезинфекцияли башладылар

Эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә.

Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, 28 мартта Уфа урамнарын, юлларны дезинфекцияли башладылар. Моның өчен техникалар махсус җиһазландырылды. Көн саен 8 машина урам һәм тротуарларны юа.

Шулай ук көн саен дезинфекция эремәсе белән тукталыш павильоннары һәм юл инфраструктурасы объектлары эшкәртелә.

Моннан тыш, «Горзеленхоз»ның 10 машинасы паркларны һәм ял итү зоналарын эшкәртә. Шәһәрнең коммуналь хуҗалыгында эшләүче 100дән артык хезмәткәр уен һәм спорт мәйданчыкларын дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртә.

Шулай ук «СУРСИС» хезмәткәрләре шәһәр һәм районнарны төзекләндерү учреждениеләре эшчәннәре белән берлектә җәяүлеләр өчен җир асты һәм җир өсте юлларын эшкәртәләр.

Шулай ук көн саен подъездлар, баскычлар, ишеклер, ишек тоткалары, лифтларны, балалар мәйданчыклары дезинфекцияләнә.

Эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә.
Читайте нас: