Башкалада үткәрелгән традицион санитар җомгада 3,3 мең предприятие һәм оешмадан 15,7 меңнән артык кеше катнашты. «Шәһәр хакимияте өмәләрдә катнашкан өчен Уфа халкына рәхмәт белдерә", -дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.
Эшнең төп өлеше торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә туры килә, әлбәттә. Коммуналь хуҗалык урамнарга 770 машина чыгарды: алар кар өемнәрен тараттылар һәм җәмәгать транспорты тукталышлары тирәләрен җыештырдылар. Ишегалларында балалар мәйданчыклары, подъездларда ишек тоткалары һәм чүп-чар кабул итү камералары дезинфекцияләнде. Шулай ук шәһәрдәге җир асты кичү юлларын дезинфекцияли башладылар.