Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 15:04

Тайландтан 335 пассажир кайтарылды

Уфа аэропортында Таиландтан кайткан пассажирларны махсус эшкәртелгән 60 такси каршы алды.

Уфа халыкара аэропортына Пхукет-Уфа рейсы белән 335 пассажир һәм экипажның сигез әгъзасы төште. Борттагыларның барысыннан да анализлар алынган, контактсыз термометрия үткәрелгән.
Аэропортның 2 Терминал очып килу зонасында, сигез махсус өстәл урнаштырылган. Һәрбер өстәл артында Сәламәтлек саклау министрлыгының өчәр хезмәткәре медицина тикшерүе үткәргән. Шунда ук сигез паспорт контроле кабинасы ачылган. Барлыгы 335 пассажирдан төрле анализлар алынган, шулай ук алар барысы да коронавируска да анализлар тапшырган. Пассажирларга вируска каршы чара белән эшкәртелгән 60 такси автомобиле әзерләнгән була. Таксига пассажирларны утырту волонтерлар тарафыннан, терминалның беренче линиясе буенча башкарылган. Алар барысы да 14 көн дәвамында өйләрендә изоляциядә булачаклар.
Читайте нас: