Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 00:30

Собянин бу хәлләрдән читтә калмады

Башкалада зур дәваханә ачуы шул хакта сөйли

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада корнавирус йоктырган гражданнар өчен иң зур дәваханәне ачты, дип хәбәр итте ТАСС 27 мартта.
Дәваханә бүлеге Вишняковская урамында Филатов исемендәге 15нче санлы шәһәр клиник дәваханәсендә ачылган. Бу дәваханәнең профилен коронавирус диагнозы расланган яки шик туган гражданнарны дәвалау өчен үзгәрткәннәр. Шулай ук ул авырлы хатын-кызларны госпитальләштерүгә дә исәпләнгән.
Мәскәү мэры Собянин белдерүенчә, әле коронавирус белән көрәшү өчен башкалада “коечный” фонд булдыру дәвам итә икән. Югарыда телгә алынган дәваханә дә шушы кысаларда ачылган. Ул 1,3 мең пациентка һәм 2,7 мең табибка исәпләнгән. “Филатов дәваханәсе әзер”, - дигән Собянин.
27 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Русиядә әле 1036 вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шуларның 703е – Мәскәүдә. Дөнья буенча чирләүчеләр саны – 550 мең кеше, диләр. Шуларның 25 меңләбе үлгән. 127 меңе – терелгән.

Фото: Lenta.ru

Чыганак: Lenta.ru

Читайте нас: