Сибайда коронавирус белән чирләүче кеше Матросов урамындагы «Воскресный» базарында сәүдә иткән.
Билгеле булуынча, ул моңа кадәр чит илдә йөреп кайткан һәм изоляциядә булмыйча, шунда ук эшенә чыккан. Бүген инде ул хастаханәдә, коронавирус диагнозы расланган.
Базарда бу ноктадан (37нче урыннан) нәрсә дә булса сатып алучы Сибай һәм Баймак районы халкына брифингта үз-үзләрен тиз арада изоляцияләүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Авыру билгеләре булган очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге сатучыдан азык-төлек сатып алучылар үзләре турында Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясенә хәбәр итәргә тиеш (8-347-286 58-27, 8-347-279-91-20).