Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 23:24

Русия башка илләр белән чикләрен яба

COVID-19 тормышыбызны үзгәртте.

30 марттан алып Русия Федерациясе чикләре тулысынча ябылачак. Бу карарны премьер-министр Михаил Мишустин коронавирус таралуы аркасында кабул итте. Карар хөкүмәтнең сайтында басылып чыккан.
Бу карар консуллар, дипломатлар, транспорт хезмәткәрләре һәм чит илгә туганнары үлү сәбәпле чыгучыларга кагылмый.
Әлегә чикләү кайчанга кадәр дәвам итәсе билгеле түгел, әмма ул вакытлыча булачак.
Читайте нас: