Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 15:13

Республикада көндезге стационарлар эше туктатыла

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы дәваханәләрнең эш графигын үзгәртте.

Эпидемиологик контрольне көчәйтү максатында пациентларны көндезге стационарларда кабул итү вакытлыча туктатыла. Республика медицина оешмаларының эш режимы турында кичә, 27 мартта, төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.

-Үзгәрешләр планлы диспансеризациягә һәм планлы профилактик тикшерүләргә генә кагылачак. Көндезге стационарларда пациентларның күмәкләп аралашуына юл куймас өчен, аларны өйдә дәвалауга күчерәбез. Планлы операцияләрне үткәрү дәвам итәчәк. Медицина ярдәменнән башка беркем дә калмаячак. Калган медицина учреждениеләре: онкологик диспансер, кардиодиспансер гадәттәге режимда эшләвен дәвам итә. Эпидконтроль көчәю сәбәпле, операцияләрне чит илләрдән кайткан гражданнар өчен генә кичектерергә мөмкин,- дип ачыклык кертте министр.

Министр республика медиклары коронавирус инфекциясе йоктырган йөкле ханымнарга да ярдәм итәргә әзер, дип белдерде. Әгәр мондый очрак ачыкланса, булачак әнине хастаханәләрнең берсенә озатачаклар, алар хәзер COVID-19 белән пациентларны дәвалау өчен профильләштереләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы ташламалы препаратларны өч айга алдан бирә башлауга күрсәтмә бирде.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линия телефоннары: 8 (347) 286-58-27, 8 (347) 279-91-20
Читайте нас: