Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 18:10

Медицина битлекләре кайтарыла

Башкортстан даруханәләренә 200 меңнән артык битлек кайтарылган.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус пандемиясе чорында республика даруханәләрендә битлекләр җитмәү мәсьәләсен аңлатып үтте.

"Кичә без битлекләрнең яңа партиясен алдык. Беренче чиратта без хакимият органнарын: Эчке эшләр министрлыгын, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен тәэмин иттек. Кичә кич Уфаның дәүләт даруханәләренә 200 меңнән артык битлек кайтарылды. Бүген алар эре торак пунктларына таратылды. Киләсе атнада тагын 700 мең битлек кайтарылыр дип көтелә. Шәхси даруханәләр дә бу юнәлештә эшли”, - диде министр.
Максим Забелин билгеләп үткәнчә, битлекләрне күпләп алып, аларның бәясен берничә тапкырга арттырып сату аркасында чикләүләр кертелгән. Бер кешегә 10 битлектән артык сатылмаячак.
Читайте нас: