Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 12:41

Коронавирус бөтен тормышны үзгәртте

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре барлык төбәкләрдә махсус эш режимына күчерелде.

Ул "ЮХХДИ линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү, юл хәрәкәтен күзәтү, шулай ук административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда, шәхси аралашуны минимальләштерүне" күздә тота, дип билгеләп үтелә Русия Эчке эшләр министрлыгы карарында.
Шулай итеп, транспорт чараларын теркәү, имтиханнар кабул итү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү буенча дәүләт хезмәтләре, хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша, алдан язылу буенча гына күрсәтеләчәк.
“Транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт бирү элек эшләнгән алгоритм буенча үзгәрешләрсез узачак, гаризалар электрон почта аша махсус булдырылган адреска тапшырыла һәм билгеләнгән вакыт белән карала", — дип билгеләп үтелә ЮХХДИ рәсми хәбәрендә.
Транспорт чарасының конструкциясенә кертелгән үзгәрешләрнең хәвефсезлек таләпләренә туры килүе турында таныклыклар, шулай ук куркыныч йөкләр ташуга транспорт чараларын кертү буенча таныклыклар бирү алдан язылу буенча телефон аша башкарылачак.
Водитель таныклыгына белем алучыларның уку төркемнәрендә кешеләр саны кыскартылачак. Транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтихан үткәрү графикларына төзәтмәләр кертелә.
Машина йөртүчеләрнең ЮХХДИ хезмәт автомобильләрендә протокол төзегәндә, һәм юл-патруль хезмәте стационар постларында булу вакыты да киметелергә тиеш.
Читайте нас: