Республика Башлыгы Радий Хәбиров Югары әзерлек турыдагы Указга төзәтмәләр кертте. 28 марттан башлап:
сәүдә-күңел ачу үзәкләре (алар территориясендәге аптекалар, азык-төлек кибетләреннән, төзелеш һәм хуҗалык товарлары сатылучы кибетләрдән башка);
берәмләп сату нокталары, зоокибетләр, элемтә хезмәтләре нокталары;
чәчтараш, косметик һәм массаж салоннары, СПА, солярийлар, мунча, сауналар ЯБЫЛА.
Аптекалар, азык-төлек, төзелеш һәм хуҗалык кибетләре эшли.
“Бу вакыйгалар үсешенең логикасын, оешмалар һәм халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып эшләнелде. Әлеге чаралар өстәмә уңайсызлыклар китерәчәген аңлыйм, әмма бүген без никадәр төгәллек белән эш итсәк, арытаба күңелсез нәтиҗәләр азрак булачак. Бу хакта башка илләр һәм Русия төбәкләренең тәҗрибәләре сөйли”, — дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.
Чыннан да... Мин инде әллә ничә кешедән ишеттем. “Балалар белән нишләп кенә ятарбыз инде атна буе өйдә. Кибетләргә чыкмыйча булмас. Балаларның язгы киемнәре дә юк. Ичмасам, җилләнеп кайтырбыз”, — дип сөйләгән иде танышым.
Ләкин, менә ким дигәндә нәкъ шушы атнада, әйдәгез әллә кайларга йөрмик. Телевизор карыйк, китап укыйк, балалар белән уйныйк, үз йортлары белән яшәүчеләр ихаталарына чыгып әллә күпме эш эшли ала. Ил һәм республика дәрәҗәсендәге киңәшләрдән узмыйк, дуслар!