Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 март 2020, 23:31

Чит илләрдән кайтучылар карантинны катгый үтәргә тиеш

Социаль хезмәткәрләр тикшереп йөриячәкләр, кагыйдә бозучыларга протокол төзелә.

Көн саен бөтен республика буенча социаль хезмәткәрләр тикшереп йөриячәкләр, кагыйдә бозучыларга протокол төзелә.

Бүген шундый рейд Кырмыскалыда узды.

Үз-үзләрен изоляцияләгән халык белән элемтә телефон аша гына башкарыла. Социаль хезмәткәрләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча идарәлеге хезмәткәрләре белән берлектә көн саен карантиндагы кешеләрне тикшереп йөриләр. Кырмыскалыда яшәүче Рамил Шаһапов 18 март көнне хатыны белән ялдан кайткан. Хәзер алар 3 апрельгә кадәр үз-үзләрен изоляциялиләр. Алар янына килергә ярамый, шуңа күрә съемка төркеме телефон аша интервью алды. Ир безгә шәхси йортта карантинда утыру җиңелрәк дип сөйләде.

"Әйе, монда бакчада һәрвакыт эш бар. Тышта кар чистартасың. Ә азык-төлек җитәрлек, без күпләп алып куйдык, абыебыз да якын яши", — Рамил Шаһапов.


"Кайда яшәвенә карамастан,авылдамы яки шәһәрдәме,чит илләрне урап кайткан һәр кеше карантинны катгый үтәргә тиеш. Үз-үзләрен изоляцияләгән кешеләр якыннары белән бары тик телефон аша гына аралашырга тиеш. Ихатадан чыгу катгый тыела. Дару яки азык-төлек кирәк булса, социаль хезмәткәрләр ярдәмгә киләчәк.

Кармаскалы районында барлыгы 10 төркем оештырылды. Көн саен социаль хезмәткәрләр һәм коткаручылар рейдлар үткәрәчәк. Бүгенге көндә Кырмыскалыда 48 кеше карантинда утыра. Аларга кайнар линия номерлары бирелгән, хәлләрен сорашып торалар.

"Вирус кешеләрнең якыннарына, туганнарына һәм күршеләренә йокмасын өчен бу чиргә җитди карарга кирәк, барлык күрсәтмәләрне дә һичшиксез үтәргә кирәк", — ди БР Янгынга каршы хезмәтнең әйдәүче инженеры Фәиз Мәсгутов.

Әгәр кешеләр өйдә булмаса, аларда карантин бозу турында протокол төзелә. Мәгълүматлар Роспотребнадзорга һәм Эчке эшләр министрлыгына җибәрелә. Республика халкыннан, чит илләрдән кайткач, 14 көн өйдә торулары сорала.
Читайте нас: