Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 13:11

Ял йортлары һәм пансионатлар ябыла

Русия премьер-министры Михаил Мишустин курортлардагы халык күпләп җыела торган ял итү урыннарын 1 июньгә кадәр ябарга тәкъдим итте.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин курортлардагы халык күпләп җыела торган ял итү урыннарын 1 июньгә кадәр ябарга тәкъдим итте. Хөкүмәт сайтында урнаштырылган әлеге документка ярашлы, 28 марттан федераль, төбәк һәм урындагы курортларда тау-чаңгы трассалары, күпләп халык ял итә торган объектлар ябылырга тиеш. Шушы ук документта федераль дәүләт органнарына пансионатларда, ял йортларында, санаторийлар һәм курорт кунакханәләрендә урын броньләү, гражданнарны кабул итү һәм урнаштыруны 1 июньгә кадәр туктатып торырга кушыла. Шулай ук төбәкләрдә 28 марттан 5 апрельгә кадәр җәмәгать туклану оешмаларының эшчәнлеген дә туктатып торырга кушты.
Моннан тыш, төбәк башлыкларына гражданнарның ял һәм сәяхәт максатында йөрүләрен чикләргә тәкъдим итте.
Мәскәүдә ял атнасына кафелар, рестораннар, шәһәр парклары, сәүдә үзәкләре ябылырга тиеш. Башкала мэры Сергей Сабянин моны килеп туган хәлдә халыкның ял итеп, күңел ачып йөрергә түгел, ә өйдә утырырга тиешлеге белән аңлатты.
Чыганак: lenta.ru
Читайте нас: