Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 17:39

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 1000нән арткан

Таҗлы вирус дөнья буйлап зур-зур адымнары белән алга атлый һәм әлегә туктарга җыенмый төсле...

Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.
Гомумән алганда 27 март мәгълүматларына ярашлы, Русиядә бу мәкерле авыруны йоктыруның 1036 очрагы расланган. Аларның 196 очрагы илебезнең 16 төбәгендә соңгы тәүлек эчендә (!!) теркәлгән. 45 кеше савыккан, тагы өч кеше үлгән.
Әйткәндәй, Мәскәүдә коронавирус инфекциясен йоктырган пациентларны кабул итүгә тагы бер медицина учреждениесен сайлаганнар. Бу — Филатов исемендәге хастаханә. Коронавирус авырулы чирлеләр өчен стационарда —1,3 мең урын, реанимациядә 110 урын әзерләгәннәр. Дигнозлары расланган пациентларны аерым урнаштырачаклар.
Мәскәүнең Коммунарка поселогында урнашкан йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы Денис Проценко җәмәгать эшлеклесе Нюта Федермессер белән әңгәмәсендә болай диде:
—Алдагы атнада Мәскәүдә COVID-2019 коронавирусы белән авыруның иң югары ноктасы теркәлергә мөмкин.
Шулай итеп, коронавирус планета буйлап зур-зур адымнары белән алга атлый һәм әлегә туктарга җыенмый төсле... Үзегезне саклагыз. Битлекләр киеп, кулларыгызны яхшылап юып йөрегез!
Читайте нас: