Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 21:40

Лев Лещенкода коронавирус?

Коммунаркадагы хастаханәнең баш табибы аңлатма биргән.

Бүген табиблар РСФСРның халык артисты Лев Лещенкода коронавирус булуын раслаганнар. Коммунаркадагы хастаханәнең баш табибы Денис Проценко әйтүенчә, әлеге вакытта җырчының хәле стабиль дип бәяләнә. “Лев Валерьянович безгә пневмония белән килеп керде, анализлар аңарда коронавирус барлыгын раслады, - дигән табиб. – Матбугат чараларында аның турында язмалар күбәйгәч, мин аңардан аңлатма бирергә рөхсәт сорадым. Хастаханәгә китерелгәннән соң беренче тәүлектә аның хәле мөшкелләнде, реанимация шартларында дәваларга туры килде. Хәзер ул өстәмә һава бирүгә мохтаҗ түгел, аны госпиталь бүлегендә дәвалауны дәвам итәбез”.
Чыганак: tatpressa.ru
Фото: youtube.com
Читайте нас: