Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 12:20

Коронавирус йоктыру буенча АКШ дөньяда беренче урынга чыккан

Ул Кытай белән Италияне узып киткән.

Коронавирус йоктыру очраклары раслану буенча АКШ дөньяда беренче урынга чыккан дип хәбәр итә New York Times басмасы.
Гәзиттә язылуынча, 26 мартта АКШта вирус йоктыручылар саны 81321гә җиткән. Шулай итеп ул коронавирустан иза чиккән Италия белән Кытайны да үтеп киткән.
Джонс Хопкинс университеты исә, үзенең исәпләүләреннән чыгып, АКШта коронавирус йөртүчеләр саны 82,4 меңгә җиткән булырга тиеш дип фаразлый.
Шунысы үзенчәлекле: АКШта вирус йоктыручылар саны тиз арта. Кытайда ул көненә дистәләгән кеше белән исәпләнсә, АКШта меңәр кеше чирләве ачыклана. Бу хәлгә Дональд Трамп аңлатма биргән. Аның әйтүенчә, әлеге күренеш кешеләргә күпләп тест үткәрүгә бәйле. Илдә ярты миллион кешегә тест үткәрелгән, диде ул.
Шул ук вакытта АКШта бу вирустан, Кытай һәм Италия белән чагыштырганда, азрак үләләр. Атап әйткәндә, Кытайда үлем очраклары – 32891, Италиядә 8215 булса, АКШта ул – 1178.
Әмма бу саннарны турыга чагыштырырга кирәкми, диләр экспертлар. Чөнки коронавирусның кайсы илдә күбрәк таралганын берәү дә әйтә алмый. Кешеләр бу чирдән терелеп беткәч кенә нәтиҗә ясарга мөмкин булачак.
Читайте нас: