Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 23:45

Иң яшь миллиардерша коронавирус белән көрәшкә күпме акча бүлгән?

Бу сорау күпләргә кызыктыр ул

Бүген хәлле, акчалы кешеләрнең коронавирус белән көрәшү өчен хәйриячелеккә саллы суммалар бүлүе билгеле.
Шулар арасында иң яшь миллиардерша - Kylie Cosmetics брендына нигез салучы Кайли Дженнер да пандемия белән көрәшү өчен зур суммада акча бүлгән. Күпме, дисезме?
Әйтүләренчә, эшкуар ханым 1 млн. доллар акчасын дәвалаучы үзәкләргә хезмәткәрләр мохтаҗлыгы өчен күчергән. Ул акчалар табиблар өчен йөзләрчә, меңнәрчә медицина битлекләре, респираторлар, башка саклаучы экипировка өчен тотылачак.
Кайлига бик күп табиблар рәхмәтләрен җиткергән. Бу гамәле белән эшкуар ханым бик күпләргә үрнәк булып торуын исбатлаган.

Фото: lenta.ru

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас: