Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 23:20

Хатынын карантинга алып китәсен белгәч...

Ир табибларга ташланган

Коронавирус белән бәйле күңелсез хәлгә дучар булган кайсыбер кешеләрнең үз-үзен тотышы аптырата да, гаҗәпкә дә калдыра.
Мәсәлән, Таиландтан кайткан ир, хатынында инфекция барлыгында шик тугач, аны дәваханәгә алып китәргә булгач, табибларга һөҗүм иткән. Дебошир белән видеоны бүген, җомга көнне, astv.ru. урнаштырган.
Бу хәл Сахалинда Березняки авылында, “Юбилейный” балалар легерында булган: бирегә шушы көннәрдә, карантинга дип, 240 туристны китергәннәр. Шуларның 34е урындагы диспансерга тикшерелергә җибәрелгән. Аларның экспресс-тестлары конкрет кына нәтиҗә күрсәтмәгән.
Диспансерга озатылган туристлар арасында видео героеның хатыны да булган. Берникадәр вакытка булса да хатыны белән аерылышып торачагын аңлаган ир табибларга һәм власть вәкилләренә ташланган. Полицейскийлар ирне махсус бүлмәгә урнаштырган. Әле аны административ җаваплылыкка тарттыру турында сүз бара икән. Сахалин порталы мәгълүматлары буенча, низаг чыгарган ир исерек булган.

Фото: mail.ru

Чыганак: Lenta.ru

Читайте нас: