Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 19:42

Эшкуар дәваханәгә ясалма сулыш алдыру аппараты бүләк иткән

Урал пружина заводы җитәкчесе Денис Локманов Белорет шәһәр дәваханәсе өчен ике ясалма сулыш алдыру аппараты сатып алган.

Урал пружина заводы җитәкчесе Денис Локманов Белорет шәһәр дәваханәсе өчен ике ясалма сулыш алдыру аппараты сатып алган. Якын көннәрдә аларны урнаштырачаклар.
Моннан тыш, предприятие дәваханәгә 10 пульсоксиметр һәм 1000 маска алып бирә.
“Мин үзем яшәгән һәм эшләгән җәмгыять өчен үземне җаваплы итеп тоям. Бүген хәлләр шундый – берләшүне таләп итә. Бергә без көчлерәк, һәм үзебез генә кыенлыкларны җиңеп чыга алачакбыз”, – дигән Денис Локманов.
Моннан тыш, саклану маскаларын завод хезмәткәрләре өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә тегәләр. Мәҗбүри өйдә торырга тиешле каникулда аларны почта аша тарачаклар.
–Берәүләр карабодай һәм бәдрәф кәгазе ташыганда, социаль челтәрләрдә карантин чараларына ризасызлык белдереп, төрле постлар урнаштырганда, бу егетләр терәк булды. Кулларын кысам һәм горурланам, – дип язган үзенең Facebook битендә Евгений Кустов. Бүген Белорет шәһәре дәваханәсендә коронавирус йоктыручылар өчен 35 койка әзерләнгән. Кирәк булса өстәмә тагын 110 койка-урын булдырылачак.
Читайте нас: