Бу хакта Роспотребнадзорның башлыгы, Русиянең баш санитар табибы Анна Попова әйтә. “Әлеге вакытта коронавируслары расланган авыруларның 20 проценты чит илләргә чыкмаган, - ди ул. – 72 процент авыруда ОРВИның клиник картинасы күзәтелә, 18 процентта билгеләрсез генә үтә, 10 процентына пневмония диагнозы куелган. Русиядә әлеге вакытта эпидимик хәл тыныч темплар белән үсә”.