Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 март 2020, 16:35

Башкортстанда коронавируска шикле балалар саны 13кә җиткән

Бу хакта Максим Забелин хәбәр итте.

Бүген, 27 мартның 13.00 сәгатенә билгеле булуынча, Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны дүртәү булып кала.
Бу хакта көндәлек брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Шул ук вакытта әле Уфа стационарында 79 кеше мәкерле вируска шикле дип санала. Аларның 13е – балалар.
“Бу кешеләр кискен респиратор вируслы инфекция симптомнары белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма ачыклануынча, алар соңгы 14 көн эчендә эпидемиологик хәвефле территорияләрдә булганнар, чит илләрдән кайтканнар”, – диде Максим Забелин.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табиб урынбасары Мария Скотарева әйтүенчә, бүгенге көнгә республикада 2899 кеше коронавируска тикшерелгән.
Читайте нас: