Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча оператив киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде. 27 марттан Уфада 65 яшьтән өлкәнрәкләр карантинда өйдә торырга тиеш булачаклар.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу карар миллионлы шәһәрләр өчен федераль оператив штаб киңәшләренә таянып кабул ителде.
Төбәк җитәкчесе тиешле норматив акт проектын 26 мартның 18 сәгатенә кадәр тапшырырга кушты.
“Аларга мәгълүматны ничек җиткерәбез, аларны ничек мотивлаштырабыз, ничек ярдәм итәчәкбез (алар арасында ялгызлар бик күп) һәм карантин режимын бозган өчен нинди җәзага тартачакбыз дигән зур уйланылган документ булырга тиеш", – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – «Бу карантинны аларның сәламәтлеге өчен, алар өчен генә кертәбез."
Радий Хәбиров ассызыклаганча, социаль хезмәтләр һәм иҗтимагый оешмалар карантиндагы өлкән яшьтәге кешеләргә көнкүреш ярдәме күрсәтү өчен волонтерлар әзерләүне оператив оештырырга тиеш.