Барлык яңалыклар
Коронавирус
26 март 2020, 14:00

Радий Хәбиров: Мондый хәлне күргәнем юк иде

Төбәк башлыгы: “Безгә түзәргә туры киләчәк”.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә коронавирус инфекциясен кисәтү буенча киңәшмә үткәрде.
“Без коронавирус аркасында һәм икътисадның торышы буенча да иң киеренке чорга керәбез. Безгә нәрсә эшләргә икәнлеген уйларга кирәк. Бюджет яңадан каралачак. Бүген иң мөһиме – алдагы көннәргә резерв булдырырга кирәк, – диде ул. – Мин республиканың барлык халкына мөрәҗәгать итәм: түзәргә туры киләчәк. Күп кенә социаль проектлар, тәү чиратта төзелеш туктаячак. Башланган төзелешләрне тәмамлыйбыз. Калганнары кичектерелә”.

Акчаларны иң мөһим нәрсәләр өчен генә тотарга кирәк, дип кисәтте ул хакимият башлыкларын. Шулай ук хәвефсезлек чараларын үтәүгә дә җитди карарга чакырды. Югыйсә, кайсыбер районнарда дезинфекцияләү эшләре салмак бара, диде ул.

Кешеләр үзләре дә уяу булырга тиеш. “Безнең халык һаман коронавирусның куркынычлыгын аңлып бетми, шикелле. Дисциплина аксый”, – диде ул. Карантин режимын бозучыларга җәза каты булачак, дип кисәтте төбәк җитәкчесе.

“Мондый хәлне мин күргәнем юк иде: коронавирус куркынычы һәм икътисади кризис... Бүген без хәрби хезмәткә чакырылган кебек эшләргә тиешбез”, – дип белдерде Радий Фәрит улы ул үзенең командасына.
Читайте нас: