Барлык яңалыклар
Коронавирус
26 март 2020, 14:50

Бу мәгълүмат чит илдәге ватандашларыбызга кагыла!

Әлеге вакытта күп башкортстанлылар — Русиядән читтә.

Игътибар! Әлеге вакытта чит илдә булган якташларыбызга бүген Мәскәү сәгате белән 14.00гә кадәр үзләре хакында Русиянең Чит илләр эшләре буенча министрлык сайтына хәбәр итү сорала. Бу исемлек ватандашларыбызны туган якка кайтаруны оештырыр өчен кирәк. Әлеге вакытта күп кенә башкортстанлылар — Русиядән читтә. Әлбәттә, без акчаларсыз һәм билетсыз калган һәркемгә ярдәм күрсәтәбез, әмма бу эшне системалы алып барыр өчен сезнең хакта мәгълүматлар кирәк.
РФнең Чит илләр эшләре буенча министрлыгы сайтында шушы сылтама буенча теркәлергә була.
БРның Туризм буенча дәүләт комитетының колл-үзәге: 8 800 505 94 56.


Теркәлгәндә кыенлыклар килеп туган очракта Чит илләр эшләре буенча министрлыкның теркәлү формасындагы барлык мәгълүматларны БРның Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты почтасы: [email protected] яисә What’s app-ка: +79174077484 җибәрүегез сорала.
Читайте нас в