Хәвеф-хәтәр
20 Октября , 05:43

18 яшьлек кызның гомере өзелгән

Добавить в предпочтительные источники Google
18 яшьлек кызның гомере өзелгән18 яшьлек кызның гомере өзелгән
18 яшьлек кызның гомере өзелгән

Бу фаҗига кичә кич Белорет районының Железнодорожный авылында булган.

«Лада Приора» автомобилен йөртүче 21 яшьлек кеше урам аша чыгып баручы кызны бәрдергән, дип хәбәр иттеләр РБ Дәүләт автоинспекциясендә.

Алынган җәрәхәтләрдән 18 яшьлек җәяүле шул урында ук үлгән. Полиция хезмәткәрләре һәлакәтнең барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклап, тикшерү үткәрә.

Юлларда сак булыгыз, дуслар! Җәяү йөргәндә, светофорның яшел төсендә генә юл аша чыгыгыз. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас