

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа эзләү-коткару отряды коткаручылары Солтанай авылы янындагы Шәмәк елгасыннан 63 яшьлек ирнең мәетен тартып чыгарган. Ул ярдан 5 метр ераклыкта суда яткан.
Билгеле булуынча, бу кеше кичә берүзе балык тотарга киткән дә, кире кайтмаган. Көймәсе елга читендә табылган. Әле тикшерү эшләре бара.
"Хөрмәтле республика халкы! Балык тотканда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез! Әгәр ярдан балык тотсагыз, җир убылып, суга төшеп китүдән сакланыгыз һәм электр тапшыру линияләре турысында балык тотмагыз ( кармак саплары эләксә, ул ток үткәрә). Көчле җил, яшен, шторм яки куе томан булганда сулыкларга керүне кичектерегез. Караңгы төшкәч, суга кермәгез — балык тотуны көндезгә планлаштырыгыз", – дип кисәтә БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.