

Архангель районының Ырныкшы авылында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Киа Рио” автомобилен туктатырга тырышып караган, әмма машина йөртүче полицейскийлардан качу өчен газга баскан.
Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов әйтүенчә, водитель ерак китә алмаган, аны тоткарлаганнар. Бак дисәң, руль артында 59 яшьлек хатын-кыз була. Ул күрше төбәктән ахирәтенә кунакка килгән. Очрашу хөрмәтенә бераз “төшереп алгач”, ахирәтләр йөреп кайтырга уйлаганнар. Ләкин полициягә тап булганнар.
Тоткарланган хатын җаваплылыктан качарга тырышып караган: башта ул үзен кызгатырга маташкан, аннары ришвәт тәкъдим иткән һәм, ахыр чиктә, элемтәләре белән янаган.
Хатынның исерек икәнлеге сизелеп торган. Тикшерү исә сулаган һавада литрына 0,554 миллиграмм алкоголь күрсәткән.
Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән. Автомобильне махсус стоянкага җибәргәннәр.