Хәвеф-хәтәр
23 Сентября , 07:02

Табын вакытында сөйгәненә пычак кадаган

Чамасыз эчү яхшыга илтми шул. Ни кызганыч, исереккә — диңгез тубыктан...

Добавить в предпочтительные источники Google
Табын вакытында сөйгәненә пычак кадаганТабын вакытында сөйгәненә пычак кадаган
Табын вакытында сөйгәненә пычак кадаган

Уфада бер хатын мәҗлес вакытында элеккеге тормыш иптәшенә пычак белән кадаган. Ир-ат пычак белән яраланып хастаханәгә озатылган. Инцидент Максим Рыльский урамындагы фатирда була.

Полиция мәгълүматлары буенча, зыян күрүче элеккеге тормыш иптәшенә кунакка килгән. Алкоголь белән кәеф-сафа корып утырганда алар көнчелек нигезендә сугышып киткән. Хатын-кыз кухня пычагын алган да ир-атның күкрәгенә суккан.

Шуннан айнып китеп, булган хәлне аңлап, ул үзе ашыгыч хезмәтләрне чакырткан. 30 яшьлек хатын үх гаебен таныган. Җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: «Уфа Светлый» Мах-каналы. 

Табын вакытында сөйгәненә пычак кадаган
Табын вакытында сөйгәненә пычак кадаган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас