+1 °С
Ясно


Көннәрдән бер көнне мәктәп балалары Казандагы Декабристлар копицентрында авыру балалар өчен иганәләр салынган тартманы урлаганнар.
Ике 14 яшьлек яшүсмер үзәккә янәсе нәрсәдер бастырырга кергән. Берсе хезмәткәрнең игътибарын читкә юнәлткән арада, икенчесе, битлек кигән килеш, иганә тартмасын алып качкан.
Хәзер полиция тикшерүе бара. Юньсезлекнең тамыры балачактан ук килә, диясе генә кала...
Фото: «Башинформ».