Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 19 августта, республикага пилотсыз очкычлар һөҗүмен кире кагуга нәтиҗә ясады.
Бүген иртән һавага каршы оборона көчләре алты пилотсыз очу аппаратын тотып алды. Аларның берсе очып барган юлыннан читкә тайпылып, Затон микрорайонындагы торак йортка эләкте. Урында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли.
“Һиндстаннан бер егет, безнең медуниверситет студенты зыян күргән. Соңгы мәгълүмат буенча, ул нык курккан. Әле инде хәле яхшы. Шуңа карамастан, без аны тикшерәчәкбез”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әле зыян күрүче дәваханәдә, аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Хәле канәгатьләнерлек, гомеренә куркыныч янамый.
Уфа хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов Затон микрорайонында пилотсыз очкыч төшкән урынга килде. Торак йортның өске катларындагы тәрзәләр ватылган. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, берничә фатир һәм автомобиль зыян күргән.
Тагын бер дрон нефть эшкәртү заводы территориясендә төшкән, анда зур булмаган янгын чыккан. Ремонтта торган җайланмага ут капкан.
“Һәрвакыттагыча, зур булмаган зыян бар. Берничә көн эчендә боларның барысын да ремонтланыр дип уйлыйм. Без нефть эшкәртү узелын ныгыттык”, – диде Радий Хәбиров.