Хәвеф-хәтәр
23 Июля , 06:56

Гадәттән тыш хәлләргә әзербезме?

Табигать гарасатлары, төрле хәвеф-хәтәр беркемне дә аямый. Әледән-әле чыгып торган янгыннар, катлы йортларда газ шартлаулар, су астында калган авыллар һәркемнән уяулык, әзерлек таләп итә.

Гадәттән тыш хәлләргә әзербезме?Гадәттән тыш хәлләргә әзербезме?
Гадәттән тыш хәлләргә әзербезме?

 

“Авиалесохрана” оешмасы 2026 елның июль аена Русия урманнарында янгын куркынычы буенча озайлы фаразлар ясаган. Аналитик мәгълүматларга караганда, Башкортстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә аеруча зур янгын куркынычы булуы ихтимал.  Бу исемлеккә Әбҗәлил, Әлшәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Ярмәкәй, Күгәрчен, Көергәзе, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Федоровка һәм Шаран районнары эләгә. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре югары әзерлектәге кизүдә торалар. Бу районнарда авиация патрульләре оештырылачак, “Лесохранитель” видеокүзәтүне кулланып мониторниг үткәреп торачаклар.

– Республика урманнарындагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, шул тирәдә яшәгән халыкның уяулыгы иң мөһим рольне уйный. Без янгын хәвефсезлеген сакларга чакырабыз һәм урман эчләрендә ут якмавыгызны үтенәбез, - диде Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Су буйлап...

Җәй – урман янгыннары гына түгел, суга батып якты дөнья белән хушлашучылар буенча да куркыныч статистика вакыты. Үткән елны республика территориясендә 5 гадәттән тыш хәл теркәлгән булган, 7 кеше һәлак булган, 383 кеше зыян күргән, 182 кеше коткарылган. 2025 елда суга батучылар саны 75 кеше тәшкил иткән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 7,4процентка кимрәк (2024 елда — 81 кеше). Гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында 2025 елда республикада су буенда 366 ял урыны ачылды, шул исәптән 202 махсус җиһазландырылган пляж теркәлде, бу 2024 ел белән чагыштырганда 28 пляжга күбрәк (2024 елда — 174  пляж махсус җиһазландырылган булган). Профилактик чаралар нәтиҗәсендә республикада 2025 елда су объектларында 415 кешенең гомере коткарылды, шул исәптән 70 бала (2024 елда — 322 кеше). Республикада 2024 елдан Башкортстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләре территориясендә мобиль коткару постлары булдыру буенча пилот проектны гамәлгә ашыру башланды. 2025 елның су коену сезонында 8,3 мең кешене колачлаган мобиль коткару постларын кулланып 529 патрульлек үткәрелгән. кеше.

Янгыннар

2025 елда Башкортостан Республикасында 7481 янгын булган, бу узган елга караганда 20,8 процентка кимрәк. 191 кеше һәлак булган, бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 11,6  процентка түбәнрәк.

2025 елда Салават районының Мөрсәлим авылында тиз төзелә торган пневмокаркас модулен кулланып, Башкортстан Республикасының янгынга каршы хезмәте өчен яңа янгын сагы бүлекчәсе ачылды. Республика бюджеты хисабына 3 берәмлек янгын-коткару техникасы һәм 4 йөзү чарасы сатып алынган. Ирекле янгын сүндерү командаларына ярдәм итү өчен 2025 елда республика бюджеты хисабына 11 берәмлек тагылма янгын сүндерү техникасы тапшырылган. Башкортстанда торак секторында янгыннарны кисәтү максатыннан "Янгын хәбәрчесе — һәр йортка, һәр фатирга” проекты гамәлгә ашырыла. Элек ике категория гражданнар гына бушлай “извещатель” алалса, хәзер аларның саны 16 га җитте. 2025 елда  “Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре” дигән яңа категория өстәлде. Башкортстан Республикасы бюджеты хисабына 2025 елда 58450 автоном янгын “извещателе”чыгарылган. 2025 елда Авыргазы, Балтач, Бөре, Благовар, Дәүләкән, Караидел, Мишкә, Салават, Стәрлебаш, Уфа һәм Яңавыл районнарында аерым категория гражданнарны (имин булмаган гаиләләрне) GSM-модульле янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү буенча пилот проекты гамәлгә ашырылды. Пилот проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 713 шундый “извещатель”чыгарылган, шул исәптән 2025 елда — 173.

Бурычлар

2026 елда Башкортстан Республикасы халкын һәм территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, шулай ук иҗтимагый иминлекне тәэмин итү өлкәсендә өстенлекле бурычлар булып: Башкортстан Республикасы халкын һәм территориясен табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә ясалма интеллект кертү; СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм, шул исәптән автоном янгын “извещатель”ләре белән тәэмин итү рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү; янгыннарда һәм су объектларында кешеләрнең һәлак булуын профилактикалау; 729,0 мең кешегә кадәр гражданнарның гаиләләрен һәм аерым категорияләрен янгын “извещатель”ләре белән тәэмин итү.; тармак инфраструктурасын үстерү; гражданнар оборонасының саклану корылмаларының яшеренеп торучыларны кабул итүгә әзерлеген арттыруны тәэмин итү; Гражданнар оборонасы максатларында булдырыла торган запасларны үз вакытында үзләштерү.

Фото: vyatskiepolyany-r43.gosweb.gosuslugi.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас