Хәвеф-хәтәр
21 Июля , 16:27

Домофон алмаштырабыз дип алдаганнар

Аферистлар Салават шәһәрендә яшәүче ирдән  домофонны алмаштырабыз дип 2 миллион сумнан артык акчасын алдап алганнар.

Домофон алмаштырабыз дип алдаганнарДомофон алмаштырабыз дип алдаганнар
Домофон алмаштырабыз дип алдаганнар

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенең дежур бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән 54 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Аферистлар алдау юлы белән аңардан 2 миллион сумнан артык акча урлаганнар. Ир-ат сөйләгәнчә, барысы да ят кешенең шалтыратуыннан башланган. Домофон ачкычларын алыштыру кирәклеге турында хәбәр итеп, аңа телефон аша заявка рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр һәм SMS кодын атауны сораганнар. Зыян күрүче ышанган һәм саннарны әйтеп биргән. Берничә минуттан соң ир-атка башка номердан шалтыраталар һәм аның «Госуслугм» порталындагы шәхси кабинеты ватылган, дип хәбәр итәләр. Проблеманы хәл итү өчен аның белән Росфинмониторинг һәм ФСБ «хезмәткәрләре» элемтәгә керә. Алар мөрәҗәгать итүчене куркыталар, янәсе җинаятьчеләр аның исеменнән дустанә булмаган дәүләтләрнең террорчылык эшчәнлеген иганә итәләр, дип хәбәр итәләр. Ялган белгечләр, әгәр зыян күрүче барлык акчаларны имеш «куркынычсыз исәпкә» салган «ышанычлы затка " тапшырса, ышаныч кәгазен гамәлдән чыгарырга вәгъдә итәләр. Инструкцияләр буенча, ир-ат 2 миллион сум акчасын банктан барып алган. Банк хезмәткәренә ул акчалар автомобиль сатып алу өчен кирәк, дип җавап бирә. Ир-ат акчаларын кара пакетка тутырып Казанга китә. Анда ул курьер белән очраша һәм акчаны аңа тапшыра. Соңрак зыян күрүче алдаудан шикләнә һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны чит кешеләр белән аралашканда, алар кем булсалар да, уяу булырга чакыра. Таныш булмаган шалтыратуларга ышанмагыз, SMS кодларын, банк карталары мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматны хәбәр итмәгез!

Фото: riavrn.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас