

84 яшьлек уфалы, телефон аферистларына ышанып, миллион сумнан артык акчасын югалта язган.
Үзләрен Үзәк Банк һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар, пенсионерны “тикшерүгә ярдәм” өчен, “хәвефсез искәпкә” акча күчерергә күндергәннәр.
Куркуга төшкән ир-ат банкоматтан 100 мең сум салдырган һәм тагын да акча алу өчен башка бүлеккә юлланган. Менделеев урамындагы “Газпромбанк” офисында үзен сәер тоткан клиентка банк хезмәткәре Гөлназ Зәйнуллина игътибар итә. Ул ир-атка аферистлар корбаны булуын аңлата һәм полиция чакырта.
Хезмәткәрнең битараф булмавы аркасында пенсионер акчасын саклап кала ала.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.