Хәвеф-хәтәр
3 Июля , 15:16

Урманнарда ут якмагыз

 Республика урманнарындагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, шул тирәдә яшәгән халыкның уяулыгы иң мөһим рольне уйный.

Урманнарда ут якмагызУрманнарда ут якмагыз
Урманнарда ут якмагыз

 

“Авиалесохрана” оешмасы 2026 елның июль аена Русия урманнарында янгын куркынычы буенча озайлы фаразлар ясаган. Аналитик мәгълүматларга караганда, Башкортстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә аеруча зур янгын куркынычы булуы ихтимал.  Бу исемлеккә Әбҗәлил, Әлшәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Ярмәкәй, Күгәрчен, Көергәзе, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Федоровка һәм Шаран районнары эләгә. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре югары әзерлектәге кизүдә торалар. Бу районнарда авиация патрульләре оештырылачак, “Лесохранитель” видеокүзәтүне кулланып мониторниг үткәреп торачаклар.

– Республика урманнарындагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, шул тирәдә яшәгән халыкның уяулыгы иң мөһим рольне уйный. Без янгын хәвефсезлеген сакларга чакырабыз һәм урман эчләрендә ут якмавыгызны үтенәбез, - диде Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Урман янгыны чыккан очракта тәүлек әйләнәсенә эшләгән төбәк диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз: 8 (347) 218-14-14 яисә урман сагының бердәм федераль номерына шалтыратырга була: 8-800-100-94-00.

Чыганак: forest.bashkortostan.ru

Фото: asilikul.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас