Хәвеф-хәтәр
19 Июня , 07:38

Үз баласына 1 миллион сум бурычы бар

Бәлки, бу "хәсрәт" ата сезнең якта йөридер?

Башкортстанда яшәүче бер ир үз баласына 1 миллион сумнан артык алимент түләргә тиеш.

Суд приставлары Әбҗәлил районының Баим авылында туып-үскән 1988 елгы Морадым Заһретдиновны эзләүгә игълан иткәннәр. Аны Русия чикләреннән чыгу хокукыннан чикләгәннәр.

Фаразлар буенча, ул, бурычларын түләүдән качып, Белорет территориясендә йерергә мөмкин. Бәлки, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашкан булуы да ихтимал, диләр приставлар.

Алар әйтүенчә, бу хәсрәт ата тиешле вакытта суд приставлары хезмәтенә килмәгән, озак вакыт качып йөргән һәм яшәү урыны буенча аны таба алмаганнар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас