

Баймак районының Нигамәт авылында Сакмар елгасында кечкенә кыз суга батып үлгән...
Җанөшеткеч фаҗига өлкәннәр күз алдында була: бала җиһазландырылмаган урында өлкәннәрнең игътибарыннан башка су кергән, диләр Башкортстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ведомстодан әйтүләренчә, быел ел башыннан сулыкларда 31 кеше һәлак булган, шуларның 4се – балалар. Аларның барысы да өлкәннәрнең игътибарыннан читтә калган. Өлкәннәр арасында батып үлүчеләрнең күп өлеше исерек хәлдә булган. Бу вакыйгаларга анализ ясагач, шул да ачыкланган: һәлак булганнарның 65 проценты – ирләр, калганнары – хатын-кызлар һәм балалар; 83 проценты – авыл җирендә яшәүчеләр.
Ә бит әле су керерлек көннәр дә булмады, диярлек. Су коену өчен аның температурасы ким дигәндә 20 градус һәм аннан югарырак булырга тиеш. Әлегә елгалар ул кадәр җылынмаган. Соңгы елларда табигатьнең дә “башы әйләнә”, ахрысы – мизгел мизгелгә туры килми башлады: июнь кояшы кыздырырга ашыкмаса да, май аенда ничек эссе булды. 31 кеше арасыннан 17сенең нәкъ майда гомере өзелгән...
Узган еллар статистикасы күрсәтүенчә, кайсыбер кешеләр “коену тыелган” дигән язуларны исәпкә дә алмый. “Кыргый” пляжларда суга кереп, бер-берсен коткарырга тырышканда гаиләләре белән һәлак булу очраклары да бар. Болар хакында ел саен сөйләп-язып торсалар да, күпләр әллә кеше хатасында өйрәнергә теләмиме, әллә “минем белән алай булмаячак” дип ышануы көчлеме – хәвефсезлек кагыйдәләренә бармак аша карый...