

7 июньдә бик аяныч хәл: Благовар районында М-5 трассасында йөк машинасы белән бәрелешеп, 34 яшьлек Александр, 35 яшьлек Алинә һәм аларның 8 яшьлек кызлары һәм 10 яшьлек уллары һәлак булды. МОНДА язган идек.
Алар Сынташтамак авылыннан Уфага өйләренә кайтып барган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңгыр аркасында юлда йөк машинасының тәгармәчләре шуып, алдында барган җиңел машинага бәрелгән. "Лада"да, 4 кешелек гаиләдән башка, шулай ук Алинәнең 66-67 яшьлек әти-әнисе дә булган. Алар исән калган: изелгән машина эченнән коткаручылар аларны чыгарган, әле баш җәрәхәтләре һәм имгәнүләр белән хастаханәдә яталар. Александрның тумышы белән Таҗикстанның Канибадам шәһәреннән булуы билгеле. 2011-2012 елларда армиядә хезмәт итә: Уфадан аны Ковровка, аннан Әрмәнстанга җибәрәләр. Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашканы өчен ул аерымлык билгесе — кара тәре алган. Соңрак гаилә Башкортстанга күченеп кайткан, гаилә башлыгы ЖЭУда электрик булып эшләгән.
Алина - финанс өлкәсендә эшләгән. Августта аларның бергә яшәүләренә 12 ел булыр иде, якыннары белән билгеләп үтәргә дә план корганнар. Алинә һәрвакыт яңа-яңа идеяләр белән яшәгән, якыннарын шундый булуы белән илһамландырып торган. Аларны өлгеле гаилә иде дип искә алалар. Балаларына да матур тәрбия биреп үстергәннәр. Моның турында Алинаның якын дусты сөйләгән.
Дүртесен дә 9 июнь көнне Сынташтамакта җирләгәннәр. Алинаның әтисе, баш җәрәхәте алуына карамастан, тынычландыручы дарулар эчеп булса да, кызы, оныклары һәм кияве белән саубуллашыр өчен хастаханәдән кайткан. Балаларын күмгәннән соң кабат стационарга киткән. Кабыргасы сынган хатынын табиблар җибәрмәгән.
Юлларда игътибарлы булыгыз, дуслар.