

39 яшьлек хатын-кыз Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Билгесез кешеләр аңа мессенджер һәм интернет-сайт аша язганнар. Өстәмә акча эшләү һәм аларны урлауны булдырмый калу сылтавы белән ханымнан “хәвефсез счетларга” ярты миллион сумнан артык акча күчерткәннәр. Акчаларны ул кредитка алган. Шуннан соң аферистлар хатыннан тагын 100 мең сумга якын акча алырга тырышканнар. Әмма гражданка мошенниклар кулына эләккәнен аңлап кала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенә дә шуңа охшаш гариза белән пенсионер хатын мөрәҗәгать иткән.
69 яшьлек хатынга билгесез номерлардан шалтыраталар, инвестицияләрдә җиңел акча тәкъдим итәләр. Янәсе биржа платформасына кертү өчен дип, 1 миллион сумнан артык акчасын күчертәләр. Шуннан соң хатын янәсе “инвестицияләр платформасыннан” акча чыгару өчен кирәк дип, улыннан 80 мең сум бурычка сорый.
Улы әнисенең мошенниклар белән аралашуын аңлый һәм аны полиция бүлегенә китерә.
“Бернинди “хәвефсез счетлар” юк. Җиңел акча зур югалтуларга китерә. Телефоннан таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Игътибарлы булыгыз!” – дип искәртәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.