

Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенең дежур өлешенә 31 яшьлек Азамат Гаделшин мөрәҗәгать иткән. Ул такси йөртүчесе булып эшләвен һәм кичен аңа чираттагы заказ килүен хәбәр иткән. Заказ бирүче Салаваттан әйберләр салынган сумканы алып ашыгыч рәвештә Уфага алып барырга кирәклеген әйтә. Ул поездга соңга калам ди.
Спорт сумкасын өлкән яшьтәге ир-ат алып чыгып багажникка куя. Таксист сумкада тыелган бернәрсә дә юкмы дип сорый, аннан маршрут буенча кузгала. Азамат Гаделшин, өлкән яшьтәгеләргә карата мошенниклык гамәлләр турында еш ишеткәне булганлыктан, эчке бер тоемлавы аркасында сумкасны тикшереп карарга була. Ул анда акча күреп шунда ук полициягә хәбәр итә.
Тикшерүләр барышында ачыкланганча, мошенниклар пенсионерны «Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасы буенча алдаганнар. Кызларын җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен 1 миллион сум таләп ителгән. Сумкада янәсе аның кызы өчен кирәкле әйберләр, шулай ук аны «коткару» өчен 285 мең сум һәм 96 доллар — зыян күрүче кыска вакыт эчендә җыеп өлгергән акча булган. Азамат Гаделшинның битараф булмавы һәм уяулыгы аркасында өлкән яшьтәге ир-атның акчасы мошенниклар кулына эләкми калган. Гражданлык позициясе һәм IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне профилактикалау һәм булдырмау буенча бурычларны үтәүдә ярдәм иткәне өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Руслан Гайнуллин Азамат Гаделшинга Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Хөрмәтле гражданнар! Полиция искәртә: мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Һәрбер шалтыратучыга ышанмагыз, бернинди сылтау белән дә акчагызны ят кешеләргә бирмәгез, акчагызны билгесез счетларга күчермәгез. Ышандырырлык үтенеч: өлкән яшьтәге туганнар белән әңгәмә үткәрегез, аларга алдау схемалары турында сөйләгез.